Татарстанда “Ташкын” планы эшләнгән

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасының әзерлеге турында фикер алыштылар.

ТР Хөкүмәте йортында янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

ТР гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры урынбасары Николай Суржко доклад ясады.

2021 елның февралендә ТР Министрлар Кабинеты “2021 елда язгы ташу чорында Татарстан Республикасы территорияләрен һәм халыкны саклау чаралары турында” карар кабул итте.

Николай Суржко хәбәр иткәнчә, республикада язгы ташуга әзерлек барышында төп чаралар уздырылган: 47 гидротехник корылма ремонтланган, 296 участокта 203,98 км озынлыкта елга юллары чистартылган һәм елга төпләрен тирәнәйтү эшләре башкарылган, 10 участокта яр буйларын ныгыту эшләре башкарылган (9,479 км); 5 участокта елга юллары турайтылган (9,1 км); 35 участокта башка чаралар уздырылган; 4704 суүткәргеч торбалар урнаштырылган, ремонтланган, чистартылган.

Чыгымнарның гомуми күләме 1 млрд  871 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Республика дәрәҗәсендә һәм һәрбер муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә “Ташкын” оператив планы эшләнгән.

Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү эшләре планнары эшләнгән һәм расланган.

“Сулыклардагы су күтәрелү дәрәҗәсе тирбәнешен 35 стационар гидропост һәм кече елгаларда һәм буаларда 83 вакытлыча постлар күзәтәчәк”, - диде Николай Суржко.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International