ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин объектларга капремонт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2021 елның 10 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында 2021 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына ТР Министрлар Кабинетының 18.02.20021 елның № 87 карары белән үзгәрешләр кертелгән, алар нигезендә программага өстәмә рәвештә 29 күп фатирлы йорт (90 лифт) кертелгән. Бу шул исәптән Казанда – 5 күп фатирлы йорт (17 лифт), Чаллыда – 24 күп фатирлы йорт (73 лифт). Программаны финанслау күләме – 6,294 млрд. сум, шул исәптән Татарстан бюджеты – 1 млрд.364,28 млн. сум; муниципаль берәмлекләр бюджеты – 1 млрд. 72,56 млн. сум; гражданнар акчасы – 3 млрд. 857 млн. сум.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы муниципаль районнар буенча күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының ничек баруы турында хәбәр итте. Ул, аерым алганда, капиталь ремонт планлаштырылган йортлар бар, ләкин алар буенча кирәкле документлар пакеты тәкъдим ителмәгән, дип искәртте. Министр муниципаль берәмлек башлыкларына мондый күп фатирлы йортлар буенча документларны формалаштыруны тәмамларга мөрәҗәгать итте.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш министры 2021 елгы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде, шул исәптән инженер челтәрләрен модернизацияләү программасы турында да.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы буенча 27 объектның 23е эшләнә, 4се файдалануга тапшырылган. Эшләр 49%ка башкарылган.

Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы кысаларында башкарылган эшләр күләме 83% чамасы тәшкил итә. Хәзерге вакытта бу максималь күрсәткеч. 8 объект әзер, дүрт объектта эшләр дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы паспортында 13 объектны тапшыру каралган, подрядчылар 7сендә эшли. Шул ук вакытта 6 объект файдалануга тапшырылган. Соңгы ике атнада программаны үтәү күләме 83% ка кадәр арткан.

2021 елда стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына капиталь ремонт ясау программасы 29 объектка кагыла. Хәзерге вакытта шуларның 4се төгәлләнгән. 22 объектта эшләр актив бара.

Программалар блогында иң мөһиме – стационарларга капиталь ремонт ясау программасы. Шулай итеп, планлаштырылган 20 объектның 9ы буенча контрактлар төзелгән.

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең 52%ы ябылган: 13 объект ремонтлана, ике объект тәмамланган.

Марат Айзатуллин авария хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерү һәм сүтелгәннән соң бушатылган җир кишәрлекләрен тапшыру процессы турында да кыскача сөйләде (2013-2017 еллар программасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International