ТР Премьер-министры Алексей Песошин Космонавтика көне белән котлады

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне белән котлыйм!

Космосны үзләштерү һәрвакытта кешелек өчен үсеш символы булды һәм шулай булып кала да, ә космик эшчәнлек елдан-ел икътисадта, фәндә, социаль өлкәдә яңа перспективалар ача. Бүгенге көндә ракета-космос сәнәгате Россиянең фәнни-техник алгарышы һәм иминлеге нигезе булып тора.

Казанның космик технологияләр үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Шәһәрдә косманавтиканың башыннан ук В.Глушко һәм С.Королев хезмәт итәләр, илдә беренче ракета двигательләре кафедрасы булдырыла, ракета ягулыгы төрләре буенча белгечләр әзерләнә, космик корабльләр өчен уникаль детальләр җитештерелә.

Хәзерге вакытта тармак яңа үсеш алды. КФУ белгечләре космос тармагы предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү, яңа технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү, шулай ук галәмне өйрәнү өлкәсендә һәм космос фәнен популярлаштыру өстендә эшлиләр.

Космос җитди тикшеренүләр мәйданчыгына әверелде, аның нәтиҗәләре фәннең күп өлкәләренә йогынты ясады һәм нәтиҗәдә җирдә яңа технологияләр барлыкка килде. Әгәр безнең яшь буын галәмне беренче өйрәнүчеләр – галимнәр, инженерлар, конструкторларның традицияләрен дәвам итсәләр, безне яңа ачышлар һәм казанышлар көтә.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, яңа техник эшләнмәләр һәм фәнни җиңүләр телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International