ТР Чүпрәле районының яңа җитәкчесе итеп Александр Шадриков сайланды
2013 елның 26 апреле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров катнашты.
Көн үзәгенә Чүпрәле муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков район башлыгы вазыйфасына Александр Шадриковны тәкъдим итте.
“Хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыгу зарур. “Чиста су” программасын гамәлгә куюны, ФАП, мәктәпләрне, торак һәм юллар, гаилә фермалары төзелешен һәм ремонтлауны дәвам итәргә кирәк. Яңа җитәкче ярдәме белән Чүпрәле районында бу эшләр башкарылыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Утырыш барышында Александр Шадриков район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителде һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы Советы рәисе итеп сайланды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дагстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Габделмөслим Габделмөслимов белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Бүген XV KazanForum кырларында Татарстан Хөкүмәте һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» компаниясе арасында республика территориясендә коры җир ашлык хабы булдыру турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» генераль директоры Юрий Маневич кул куйды.