Алексей Песошин Финляндия Республикасының Россиядәге Илчесе Антти Хелантеря белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Антти Хелантер белән агымдагы эшләрнең торышы һәм киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Очрашу Петербург халыкара икътисад форумы-2021 кысаларында узды.

Финляндия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, кызганычка, товар әйләнешенең кимүе күзәтелә.

Татарстан-Финляндия эш төркеме кысаларында хезмәттәшлекне саклап калу аеруча мөһим.

Алексей Песошин фин компанияләрен республикада үз производстволарын туплауга чакырды. Татарстан хакимияте фин бизнесы катнашындагы проектларга кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер, - диде ул.

Аның сүзләренчә, сәнәгатьне модернизацияләү, мәгълүмати коммуникация технологияләре, энергетика, машина төзелеше һәм станоклар төзелеше, төзелеш һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал бар.

“Ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп. Аны үстерүдә, беренче чиратта, инновацияләр өлкәсендә яңа юллар эзләргә кирәк”, - диде Алексей Песошин.

Татарстанга энергетика, юл төзелеше һәм циркуляр икътисад өлкәсендә Финляндия тәҗрибәсе кызыклы, дип ассызыклады ТР Премьер-Министры.

Очрашу азагында ул фин коллегаларын “Россия - Ислам дөньясы” XII Халыкара икътисади саммитына (2021 елның 28-30 июлендә узачак) һәм Kazan Digital Week халыкара форумына (2021 елның 21-24 сентябрендә булачак) чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International