Алексей Песошин Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты Илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен презентацияләүдә катнашты: Татарстан икенче урынны алды

2021 елның 4 июне, җомга

Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды. Беренче урында – Мәскәү.

Рейтинг нәтиҗәләре Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында хәбәр ителде.

Презентациядә Татарстаннан ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы Талия Миңнуллина катнашты.

Рейтинг нәтиҗәләрен Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева җиткерде.

Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә кергән төбәкләр: бишенче урында – Башкортстан Республикасы, дүртенчедә – Тула өлкәсе, өченчедә – Төмән өлкәсе, икенче урында – Татарстан һәм беренче урынны Мәскәү алды.

Алтынчы урынны Ханты-Манси автономияле округы һәм Түбән Новгород бүлештеләр, җиденче урында өч төбәк – Мәскәү өлкәсе, Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае.

Сигезенче урынны быел Самара өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Калуга өлкәсе биләде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International