Алексей Песошин XXIV Петербург халыкара икътисад форумының пленар утырышында катнашты

2021 елның 4 июне, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин XXIV Петербург халыкара икътисад форумының пленар утырышында катнашты.

Искә төшерәбез, Петербург халыкара икътисад форумында Татарстаннан Алексей Песошин җитәкчелегендә делегация эшли.

Пленар утырышта видеоэлемтә буенча Австрия Республикасы Федераль канцлеры Себастьян Курц һәм Катар дәүләте әмире Тамим бине Хамад әл Тани катнашты. Катнашучыларны видеоэлемтә аша Аргентино Президенты Альберто Фернандес һәм Бразилия Президенты Жаир Болсонаро сәламләде.

Россия Президенты Владимир Путин, пленар сессиядә чыгыш ясап, Россиянең коронавируска каршы көрәшкә керткән өлеше турында сөйләде.

Владимир Путин иң яхшы яшәү сыйфаты тәэмин ителгән төбәкләрне билгеләде.

“Абсолют көтелгәнчә, Мәскәү, Төмән өлкәсе, Татарстан, Ханты-Манси автономияле округы, Санкт-Петербург лидер булдылар”, - дип билгеләде Владимир Путин.

Ул ассызыклаганча, бу төбәкләр илнең традицион эшлекле активлык үзәкләре булып санала.

“Анда күптән кеше тормышы өчен инфраструктура үсешенә җитди ресурслар кертелә”, - дип белдерде Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International