Татарстанда эшкуарлар саны ел башын 3%ка арткан

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Татарстанда эшкуарларның даими рәвештә артуы күзәтелә. Ел башыннан алар 3%ка күбәйгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.

“Узган ел нәтиҗәләре буенча без кече һәм урта бизнес өлкәсендә мәшгуль булган гражданнар санын саклап калуга ирештек. Узган биш айда уңай динамика күзәтелүен күрдек”,  - дип ассызыклады спикер.

Аерым алганда, 1 майга республикада 158 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Әгәр бу мәгълүматларны ел башындагы күрсәткечләр белән чагыштырсак, 3%ка үсеш күзәтелә.

“Кече һәм урта бизнес һәрвакытта да республика икътисады үсешендә зур роль уйнады, - диде министр. – Безнең алда торган төп бурыч – яңа эш урыннары булдыру һәм узган елларда эшкуарлар тарафыннан булдырылган эш урыннарын саклап калу”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International