Алексей Песошин ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ведомствоны әлегә кадәр 10 елдан артык ТР Президенты Аппаратында эшләгән Руслан Сабиров җитәкләде.

Искә төшерәбез, 2014 елдан ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитетын җитәкләгән Ольга Редько үзе теләге белән эшеннән китте.

Алексей Песошин Руслан Сабировны яңа җаваплы вазифага килүе белән котлады һәм ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитетының киләчәктәге эшчәнлеге яңа мөнәсәбәтләр таләп итә, дип билгеләде.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, республиканың сатып алулар өлкәсе актив үсештә. “Монда бөтен системаны комплекслы күрергә кирәк. Нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр заказчылары белән генә түгел, ә бәлки ТР Дәүләт заказлары агентлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белән дә оештырырга кирәк”, - дип билгеләде ул.

“Мин ышанам, Руслан Сабировның тәҗрибәсе һәм белеме киләчәктә уңышлы эшләүгә ярдәм итәчәк. Монда профессионаллар коллективы җыелган. Алга таба гына барачакбыз”, - дип өстәде Алексей Песошин.

Руслан Сабиров ышаныч күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International