Татарстанда зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча эш алып барыла – республикада барлыгы 3 660 зират бар

2021 елның 11 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасында җир кишәрлекләре теркәү эшенең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Артур Галиев хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы 3 660 зират (3 398 – рәсмиләштерелгән, 262 – рәсмиләштерелмәгән), аларга бирелгән 4 218 җир кишәрлеген рәсмиләштерү эше бара. Шуларның бүгенге көнгә рәсмиләштерелгән 93% (3 939), 7% – яки 279 җир кишәрлеге рәсмиләштерелмәгән, чөнки алар проблемалы җир кишәрлекләре рәтендә.

Торак пунктлардан читтәге зиратлар сәнәгать җирләрендә һәм махсус саклана торган территорияләрдә урнашырга тиеш, дип билгеләп үтте докладчы. Агымдагы елда 42 җир кишәрлеге категориясен үзгәртү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 7 карары кабул ителгән.

Артур Галиев билгеләп үткәнчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, кайбер районнар бу мәсьәләгә җаваплы караган. Буа, Зәй, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән районнары җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүне төгәлләгәннәр. Азнакай, Алексеевск, Актаныш, Әлки, Арча, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Тукай, Ютазы муниципаль районнарында җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү 95%тан артык.

Зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча эш дәвам итә. Проблемалар 65 кишәрлектә кадастр эшләренең озакка сузылуына бәйле, аларның шактый өлеше бердәм файдалану җирләрендә урнашкан, мәйданы һәм чикләре аныкланмаган.

Бүгенге көнгә кадәр физик һәм юридик затлар милкендә булган җир кишәрлекләре (78 участок) буенча барлык мәсьәләләр дә хәл ителмәгән. Бу юнәлештә милекчеләр белән зиратка бару өчен кишәрлекләрне муниципаль милеккә иганә итү турында килешү буенча эш алып барыла.

Шулай ук урман фонды (57 участок) җирләрендә булган җир кишәрлекләре буенча да сораулар хәл ителмәгән әле. Бу юнәлештә эш Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә дәвам итә.

Зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эше дәвам итә, дип ышандырды ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International