Алексей Песошин Чаллы Сабан туенда: Бүген без авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез һәм аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез

2021 елның 19 июне, шимбә

Бүген  Чаллыда “Сабан туе - 2021” узды. Чаллы халкын милли бәйрәм белән котларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин килде. Хөкүмәт башлыгын шәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

Алексей Песошин һәм Наил Мәһдиев бәйрәм мәйданчыкларын карадылар. “Әкият” балалар шәһәрчеге мәйданчыгында кунаклар өчен әкият геройларының чыгышлары, балалар спектакльләре, бәйрәм концерт программасы, шулай ук интерактив мәйданчыклар һәм тематик фотозоналар әзерләнгән иде.

 Аннары ТР Хөкүмәте башлыгы һәм шәһәр мэры сәнгать осталарының эшләре күрсәтелгән ярминкә белән танышты, Интерактив мәйданчыкларда балчыктан милли әкият геройларын әвәләү, читеккә бизәкләр чигү, калфак тегү буенча мастер-класслар оештырылган иде.

“Авыл” мәйданчыгында бәйрәм кунаклары Чаллы шәһәрендә яшәүче халык традицияләре белән таныштылар.

Үзәк мәйданда “Сабан туеның милли бизәкләре” дигән театральләштерелгән тамаша җәелдерелде. Тамашада 1 меңнән артык кеше катнашты: артистлар, мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары, шәһәрнең урта-махсус һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары.

Алексей Песошин шәһәр халкын милли бәйрәм белән котлады. “Бүген без авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез һәм аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез”, - диде ул.  

ТР Премьер-министры  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

Аннары Алексей Песошин хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International