Алексей Песошин Әгерҗедә яңа музей ачты

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әгерҗе районына килде.

Ул  Иж-Бубый авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов исемендәге музей ачты.

Музей Иж-Бубый авылы тарихына һәм аның күренекле кешеләренә багышланган. Аерым экспозиция сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов турында сөйли. Ул авыл үсешенә зур өлеш керткән һәм яңа укыту алымнары белән бөтен илгә танылган мәдрәсә ачуга ярдәм иткән.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында безнең республикада тагын бер мәдәни объект барлыкка килүенә шатмын. Күп милләтле республикабызда яшәүче һәркем монда тарих һәм гореф-гадәтләрне таба ала”, - диде Алексей Песошин сәламләү сүзендә.

Ул музейны булдыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт әйтте һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Алга таба  ТР Премьер-министры Әгерҗедә поликлиника төзелешен карады, ябык футбол манежы төзелеше мәйданында булды.

Шулай ук Алексей Песошин “Әгерҗе” тимер юл хезмәтләренең күп функцияле комплексы булган коры җир порты төзү турында инвестпроект белән танышты. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International