Алексей Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты

2021 елның 3 сентябре, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда Республика хөкүмәте һәм фонд арасында торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү, коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү һәм башка юнәлешләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Константин Цицин Алексей Песошинга гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын финанслау өчен түләү йөкләмәләре бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International