ТР Хөкүмәте йортында республикада электрон сәүдәне үстерү мәсьәләләре буенча брифинг узды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Татарстан сатучыларының товар әйләнеше биш маркетплейста агымдагы елның сигез аенда биш тапкыр арткан – 18,5 млрд сумга кадәр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте.

2020 елдан башлап Татарстанда электрон сәүдә актив үсештә. Интернет аша товар сату үсеше чагыштырма бәяләрдә 93% тәшкил иткән, агымдагы елның беренче ярты елында – 40%.

Электрон сәүдәгә яки маркетплейсларга чыгу өчен, Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү максатыннан 2022 елга кадәр электрон сәүдә үсеше буенча чаралар планы эшләнгән.

Рөстәм Сибгатуллин финанс ярдәме чаралары эшләнүен әйтте.

“Министрлык тарафыннан электрон юл белән сатарга ниятләгән эшмәкәрләр өчен “электрон сәүдә мәйданчыгы” дип исемләнгән ташламалы микрозайм эшләнә”, - диде Рөстәм Сибгатуллин. Ул банкларның кредит бирү һәм электрон юл белән продукция китерү буенча логистик чыгымнарны субсидияләү мөмкинлеген әйтте.

Рөстәм Сибгатуллин әйтүенчә, министрлык маркетплейслар белән нәтиҗәле эшчәнлек өчен хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, шул исәптән аккаунт-менеджер һөнәренә өйрәтү эшен планлаштыра.

2022 елга кадәр электрон сәүдә үсеше буенча чаралар планы берничә блоктан тора. Беренчесе — интернет-сәүдә инфраструктрасын үстерү. Икенче блок — матди һәм матди булмаган ярдәм. Электрон сәүдә мәйданчыклары эшен популярлаштыру, төрле форум, конференцияләр уздыру, өйрәтү, укытулар үткәрү планлаштырыла.

ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев эшмәкәрләргә электрон сәүдәгә күчеш өчен шартлар тудыру әһәмиятен әйтте.

1 мартта республикада электрон сәүдә үзәге эшли башлаган. 2348 Татарстан эшмәкәре маркетплейсларга чыгарылган. Алар уңышлы гына сата башлаган. “Бу яңа юнәлеш. Бу татарстанлылар тормышы өчен бик уңайлы. Электрон сәүдә хәзер инде 100 % кергән”, - диде Фәрит Габделганиев

“Татарстан базарына электрон сәүдә лидерларын җәлеп итү практикасын дәвам итәргә, электрон сәүдәгә күчеш өчен шартлар тудырырга тиешбез. Маркетплейсларда сатучы Татарстан сатучыларын өч тапкыр арттыра алабыз”, - дип белдерде Фәрит Габделганиев

Аның сүзләренчә, якын 2-3 елда системалы эшләү өчен план формалаштырылачак. “Бу безнең меңләгән эшмәкәрләргә электрон сәүдә мәйданчыкларына үтеп керергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International