Роман Шәйхетдинов Төркиянең “Bilisim Vadisi” ИТ-үзәне генераль директоры белән очрашты

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

“Bilisim Vadisi” технология үзәне  (Гебзе шәһәре) генераль директоры Әхмәт Сердар Ибраһим улы җитәкчелегендәге Төркия Республикасы делегациясе Иннополиста булды.

Кунаклар А.С.Попов исемендәге технология паркында һәм Иннополис университетында булдылар. Шунда ук ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов делегация әгъзалары белән очрашты

Татарстан Республикасы, аерым алганда, “Иннополис” иинновацияләр үзәге  “Bilisim Vadisi” технология үзәне  белән актив хезмәттәшлек итә. Юнәлешләрнең берсе – чаралар оештыруда “Иннополис” МИЗ резидентлары һәм “Bilisim Vadisi” технология үзәне кооперациясе һәм уртак проектларны үстерү.

Бүгенге очрашу барышында Төркия делегациясе әгъзалары хезмәттәшлекнең әлеге юнәлешен үстерү буенча кызыксынуны раслады.

“Иннополис” университеты белән “Bilisim Vadisi” үзәне компьютер уеннарын эшләү өлкәсендә дә хезмәттәшлекне планлаштыра.

Агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиянең  ИТ-үзәнендә булды. Анда Төркиянең ИТ-үзәне һәм ТР Хөкүмәте арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланган иде. Төркия һәм Татарстан кадрлар алмашу һәм уртак югары технологияле проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында килештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International