Алексей Песошин Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты

2021 елның 24 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Очрашу барышында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне төрле яклап ныгыту, сәнәгать һәм гуманитар өлкәдә уртак проектларны гамәлгә кертү буенча фикер алыштылар.

Ерлан Искаков быел сентябрьдә Казахстанның Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнде. Ул консуллык белән 2019 елдан җитәкчелек иткән Җанболат Мурзалинны алыштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International