Алексей Песошин Татарстан халкын Машина төзүчеләр көне белән котлады

2021 елның 26 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле машиналар төзелеше комплексы хезмәткәрләре! Тармакның кадерле ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Машиналар төзелеше - сәнәгатьнең мөһим тармагы, ул илнең икътисады һәм социаль өлкәсе торышын билгели.

Татарстан үзенең машиналар төзелеше белән хаклы рәвештә горурлана ала, ул халык хуҗалыгының барлык өлкәләре өчен югары технологияле көндәшлеккә сәләтле эшләнмәләр чыгара.

Республика өчен машиналар төзелеше хезмәткәрләре көне - үзенчәлекле бәйрәм, чөнки Татарстан күптән инде үзен бөтен Россия һәм чит илләрдә танылган машиналар төзелеше продукциясе җитештерүче буларак күрсәтт.

Татарстан машиналар төзелешенең динамик үсешенә тармак предприятиеләрендә инновацион технологияләр кертү, барлык төр матди, финанс һәм хезмәт ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, төп фондларны яңарту ярдәм итә.

Җитештерүнең сыйфаты һәм ышанычы инженер-техник персонал һәм эшчеләр коллективлары хезмәте белән тәэмин ителә, алар үзләренең бай традицияләре һәм атаклы династияләре белән хаклы рәвештә горурланалар.

Тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә тотрыклылык, яңа казанышлар һәм планнарыгызны уңышлы тормышка ашыруыгызны телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International