Алексей Песошин “Чаллы” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләренә гаризалар карау комиссияләре утырышын уздырды

2021 елның 1 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризалар карау комиссияләренең чираттагы утырышын уздырды.

Утырышта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Чаллы һәм Яшел Үзән комиссияләре вәкилләре дә катнашты.

Утырышта 6 инвестицион проект тәкъдим ителде, аларның бишесе Чаллыдан, берсе Яшел Үзәннән. Проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме - 7,3 млрд сум, булдырылачак эш урыннарының гомуми саны - 8 мең.

Узган утырышларда 6 проектның бишесе хупланган иде. Ул проектлар буенча инвесторлар элек төзелгән килешүләрдәге үзгәрешләрне килештерүне сорыйлар, бу инвестпроектларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш.

Барлык проектлар комиссияләрдә килештерелгән.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, бүгенге көндә өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә салым режимы потенциалын максималь ачарга кирәк, аның өчен бөтен шартлар да бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International