Алексей Песошин 2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты закон проектын карау буенча парламент тыңлауларында катнашты

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты.

Тыңлаулар Татарстан Дәүләт Советында узды.

Эш башланганчы депутатлар, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Парламент тыңлауларында ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов доклад ясады.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Татарстан бюджетында киләсе елга чыгымнар дәүләт программалары буенча 91% тәшкил итә. 2022 елга республика бюджеты элеккечә социаль юнәлештә. Аерым алганда, социаль юнәлештәге чыгымнар якынча 80% тәшкил итә.

ТР Премьер-министры республиканың барлык социаль бурычларын тулы күләмдә һәм тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы итеп тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады.  

Алексей Песошин инвестицияләрне җәлеп итү, зур инвестпроектларны гамәлгә ашыру, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм товар базарларында катнашу буенча эшләр дәвам итәчәк, дип ышандырды.

Татарстан бюджеты керемнәре 2022 елда – 294,8 млрд сум, 2023 елда – 295,8 млрд сум, 2024 елда – 300,1 млрд сум күләмендә планлаштырылган.

Чыгымнар 2022 елга – 305,7 млрд сум, 2023 елда – 308,5 млрд сум, 2024 елда – 314,1 млрд сум күләмендә фаразлана.

Республика бюджеты дефициты 2022 елда 10,9 млрд сум, 2023 елда – 12,6 млрд сум, 2024 елда – 13,9 млрд сум күләмендә көтелә.  

Консолидацияләнгән бюджет кереме 2022 елда 345,6 млрд сум, чыгымнар – 356,5 млрд сум, дефицит – 10,9 млрд сум күләмендә салынган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International