Иннополис университетында “Диңгез приборлары төзү корпорациясе” АҖ эшләнмәләр үзәге ача

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “Диңгез приборлары төзү корпорациясе” АҖ генераль директоры Леонид Стругов белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм корпорция арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Шулай ук очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

Очрашуда ике яктан да катнашучылар Татарстанда республика предприятиеләре катнашында фәнни һәм сәнәгый билгеләнештәге экипажсыз суднолар һәм су асты аппаратларын сынау өчен полигон булдыру мәсьәләләрен эшләп бетерү турында килештеләр.

Шулай ук килешү кысаларында корпорация белгечләре өчен уртак укыту һәм стажировкалар оештырылачак.

“Ышанам, килешү Иннополис университеты белән корпорациянең уңышлы һәм үзара файдалы фәнни-техник хезмәттәшлегенә ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.

“Татарстан предприятиеләре белән без бик күптән актив эшлибез, мәсәлән, А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы белән. Әлеге килешүне имзалау белән Татарстан белән безнең үзара мөнәсәбәтләребез көчәер генә. Без Иннополиста булдык инде һәм коллегаларыбыз белән уртак эшебезнең төп юнәлешләрен билгеләдек”, - дип белдерде Леонид Стругов.

“Иннополисның “Диңгез приборлары төзү корпорациясе” АҖ белән алты өстенлекле юнәлештә хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Әлеге хезмәттәшлек уңышлы нәтиҗәләргә китерәчәк һәм корпорация эшчәнлегендә гражданлык юнәлешләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дигән ышаныч белдерде Роман Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International