ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Дәүләт архивының яңа бинада эшен оештыру мәсьәләсе буенча брифинг узды

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы үзенең Казандагы филиаллары фондларын Столбище поселогында махсус төзелгән яңа бинага күчерә башлады. Бу хакта Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова журналистларга Дәүләт архивының Столбище авылына күчерелү сәбәбен аңлатты.

“Берничә ел элек Росреестрның архив документларын саклау өчен Столбище авылында махсус бина төзү турында карар кабул ителде. Анда ведомствоның Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдән тупланган кәгазьләр сакланырга тиеш иде”, - диде ул.

Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, бина төзелгәннән соң, Россия Хөкүмәте Росреестр архивын Казан янына күчерү планыннан баш тарткан, һәм заманча җиһазландырылган бинаны куллану мәсьәләсе килеп туган.

Җиткерелгән бинада кәгазь документлар саклау өчен бөтен заманча шартлар тудырылган. Анда заманча янгын сүндерү системасы, бүлмәләрне җилләтү, тиешле дымлылыкны саклау системасы булдырылган. Документларны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе хакимияте белән килештереп, яңа бинаны республикага бушлай калдыруга иреште. Шуннан соң Рөстәм Нургалиевич бинаны Дәүләт архивына тапшырырга карар кылды, чөнки архивлар 120-150 процентка тулган иде. Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарда документлар хәтта подвалларда саклана. Җитмәсә, безнең Кремль урамындагы бина авария хәлендә”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Яңа бинаның мәйданы 23,6 мең квадрат метр, ә моңарчы Дәүләт архивының бөтен мәйданы 16 мең квадрат метрны тәшкил иткән. “Столбищеда төзелгән яңа бинаның территориясе зур, анда йөк машиналары белән иркен керергә була. Хезмәт урынына кагылышлы нормативларны бозмыйча, 150 хезмәткәрне урнаштыра алабыз”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Дәүләт архивы Столбище авылына күчкәч, уку залы 8 Март урамындагы бинада да калачак, архивта эзләнүчеләр өчен еракка йөрергә туры килмәячәк.

Дәүләт архивының Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарда сакланган фондлары 10 декабрьгә кадәр Столбище авылындагы яңа бинага күчереләчәк. Шул ук вакытта, документларны 8 Март урамындагы уку залыннан сорату мөмкинлеге сакланачак.

“Документларның кайда саклануы хәзер бөтенләй мөһим түгел. Без болай да документларның оригиналларын кулга бирмәскә тырышабыз, чөнки алар бик тиз таушала. Аеруча кыйммәтле документларның йөз проценты, ә еш соралган документларның 74 проценты цифрлаштырылган”, - дип белдерде Гөлнара Габдрахманова.

Гомуми фонд белән чагыштырып караганда, цифрлаштырылган документларның өлеше зур түгел. Архивта сакланырга тиешле, ләкин киштәдән чыкмаган кәгазьләр дә бик күп икән. Гөлнара Габдрахманова аларның беркайчан да цифрлаштырылмаячагын белдерде.

Уку залыннан кабул ителгән бөтен мөрәҗәгать башта Бердәм мәгълүмати системага кертелә. Әгәр соралган документның электрон күчермәсе булса, ул шундук сораучыга тапшырылачак. Электрон вариантта булмаса, архив хезмәткәре аны цифрлаштырып бирәчәк.

Киләчәктә архив фондыннан уку залына кәгазьләр ташу бетәчәк. Димәк, эзләүче өчен документның кайда саклануы мөһим булмаячак. Гөлнара Габдрахманова фикеренчә, бүгенге көндә борынгы кәгазьләрне саклау өчен тиешле шартлар булдыру күпкә мөһимрәк. Шул максаттан архив фондлары яңа бинага күчерелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International