Алексей Песошин “Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнде

2021 елның 26 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Төп максаты – “РФ оборона өлкәсендә бурычларны хәл итүдә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы” дигән VII ведомствоара фәнни-гамәли конференциядә катнашу.

Бу чара Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу җитәкчелегендә уза. Конференция кысаларында Россия дәүләтчелегенең үсеше, Бөек Ватан сугышының башлангыч чорында СССР сәнәгатен эвакуацияләү тарихына һәм халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлеккә багышланган күргәзмә экспозиция оештырылган.

Конференциядә Россия Оборона министрлыгы, фәнни-тикшеренү оешмалар, федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектлары,  шулай ук сәнәгать предприятиеләре, бизнес, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Сергей Шойгу конференция барышында доклад ясады.

Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнде. Бүләкне Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International