Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны Дәүләт хезмәтләре порталында узучылар саны буенча лидерлар рәтендә

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны Дәүләт хезмәтләре порталында узучылар саны буенча лидерлар рәтене керде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

Быел халык санын алуда беренче тапкыр Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә катнашып булды. Татарстанлыларның 17%ы бу мөмкинлектән файдаланган.

“Без Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашучылар күбрәк булыр дип өметләнгән идек. Шулай да, башка төбәкләр белән чагыштырганда, безнең күрсәткечләр югары”, - диде Наталья Гатауллина.

“Халык санын алу төгәлләнде. Татарстанстат документларны анализлауга керешкән. Халык санын алу кампаниясенең тулы нәтиҗәләре киләсе ел азагына билгеле булачак. 2022 елның гыйнвар азагына беренче якынча мәгълүматлар билгеле булачак. Тулы мәгълүматлар киләсе елның декабрендә тәкъдим ителәчәк”, - диде спикер.

Наталья Гатауллина Татарстанда халык санын алучыларның күбесенә хезмәт хакы түләнгәнен әйтте.

“Халык санын алучыларга дигән бөтен акча казначылык идарәсенә җибәрелде. Хезмәткәрләрнең күбесе хезмәт хакын алды. Кайбер хезмәткәрләр контрактларында исәп-хисап счетын дөрес язмаган. Хаталар төзәтелә. Контролерларның барысы да контрактлары нигезендә акча алачак”, - дип билгеләде ул.

Covid-19 сәбәпле эшен вакытыннан алда тәмамлаучылар да булды,дип өстәде Наталья Гатауллина. Алар эшләнгән көннәр өчен генә хезмәт хакы алачак. Эшкә чыга алмаган көннәр өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча пособие түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International