Иннополиста Digital Innopolis Days форумында РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев катнашты

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Иннополиста мәгариф, бизнес һәм дәүләт идарәсен цифрлы трансформацияләү буенча Digital Innopolis Days форумы башланды.

Ачылыш тантанасында катнашучыларны  РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев һәм ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сәламләде.

Иң төп темаларның берсе – 2020 елда Иннополис университеты базасында булдырылган икътисадның цифрлы юнәлешләре буенча Терәк белем бирү үзәге.

Бүгенге көндә бу үзәк Россиянең югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары укытучыларының квалификациясен күтәрү өчен бердәм мәйданчык санала. 4 ел эчендә үзәктә Россиянең 80 мең укытучысы һәм методисты белем алачак, 2021 елда тыңлаучылар саны 16 меңгә җитәчәк.

“Digital Innopolis Days - уникаль чара, без анда илебез индустриясе, цифрлы икътисад өчен профессиональ кадрларны ничек әзерләү турында фикер алышырга җыелдык”, - дип билгеләде Максут Шадаев.

Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашучылар адресына сәламләвен укыды.

Digital Innopolis Days форумы 4 декабрьгә кадәр булачак. Анда икътисадның өстенлекле тармакларында һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләр, төбәкләрне трансформацияләү, цифрлы суверенитет һәм кибер куркынычсызлык темалары буенча фикер алышулар узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International