Иннополиста 251 командадан хакатончылар “Цифровой прорыв” финалында очрашты

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

2-4 декабрьдә Иннополиста һәм 15 төбәк ИТ-хабларында, шулай ук онлайн форматта “Россия – мөмкинлекләре иле” президент платформасының әйдәп барган проектларының берсе – “Цифрлы прорыв-2021” бөтенроссия конкурсының финалы уза.

Ярышларда бөтен Россиядән 251 команда катнаша. Финалның приз фонды – 24 млн сум, ә партнерлардан грант фонды  2 млн сумнан артык тәшкил итә.

Иннополиста урнашкан үзәк ИТ-хаб мәйданчыгында тематик хакатоннар җиңүчеләре, амбассадорлар, экспертлар, трекерлар, жюри әгъзалары, дәрәҗәле кунаклар, дәүләт һәм бизнестан партнерлар вәкилләре җыелган иде. Максатлар һәм ИТ-чишелеш проблемаларын гамәлгә кертү, ИТ-тармаклар тәкъдимнәре турында конкурс җиңүчеләре һәм дәрәҗәле кунаклар ИТ-иртәнге аш кысаларында сөйләштеләр.

Бу чарада РФ Президенты Администрциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Алексей Комиссаров, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) директоры, “Цифрлы прорыв” конкурсының  проект офисы җитәкчесе Сергей Плуготаренко, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, шулай ук технология компанияләре һәм профиль оешмалар вәкилләре, “Цифрлы прорыв” конкурсы җиңүчеләре һәм амбассадорлары катнашты.

Конкурста катнашучыларга Россия Президенты, “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерцияле булмаган оешманың күзәтчелек советы рәисе Владимир Путин сәламнәр җибәргән.

Катнашучыларны шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сәламләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.

Быел “Цифрлы прорыв” хакатоннары гибрид форматта узды: онлайн + офлайн. Ел дәвамында 52 төбәк ИТ-хаблары оештырылган иде, алар үзләренең мәйданчыкларында катнашучыларны кабул иттеләр.

Иннополиста шулай ук күргәзмә оештырылган, анда тематик ярымфиналлар нәтиҗәләре һәм конкурс җиңүчеләренең чишелешләре белән танышырга мөмкин. Үзәк ИТ-хабта медиастудия эшли, аннан өч тәүлек дәвамында туры трансляция алып барылачак.

Хакатонда дәүләт органнарыннан һәм коммерция оешмаларыннан 12 кейс тәкъдим ителгән. Командаларга 13 эксперт, 24 модератор, 13 ревизор, 26 код-ревью, 43 трекер, 43 жюри әгъзасы ярдәм итә һәм бәя бирә.

“Цифровой прорыв” конкурсы “Мәгариф” илкүләм проектының “Социальные лифты для каждого” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International