Алексей Песошин: Татарстанда агымдагы елның 9 ае өчен төп капиталга инвестицияләр күләме 436,4 млрд сум тәшкил иткән, бу 2020 елның шул чорына 111,8%

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында агымдагы елның 9 ае өчен төп капиталга инвестицияләр күләме 436,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2020 елның шул чорына 111,8%. Элеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында, Россиядә 6 нчы урында. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Инвесторлар клубы утырышында хәбәр итте.

Утырыш Казанда, Kazan Palace Hotel by Tasigo мәйданчыгында узды.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин мондый очрашулар матур традициягә әйләнде, дип искә алды.

Быел ТР Инвестицион үсеш агентлыгы үзенең кечкенә юбилеен – 10 еллыгын бәйрәм итә, дип билгеләде ТР Премьер-министры. Агентлыкның актив позициясе киләчәктә дә инвесторлар белән нәтиҗәле мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде ул.

Без һәрбер инвесторга рәхмәтле, сезнең белән бергә Татарстанның инвестицион климатын ныгытабыз һәм хәтта катлаулы эпидемиологик шартларда да төбәкнең яңа үсеш нокталары өчен мохит булдырабыз, дип билгеләде Алексей Песошин.

Утырыш кысаларында “Яңа технологияләрнең барлык мөмкинлекләрен куллану белән максималь уңышка ирешү өчен бизнес ничек үзгәрергә тиеш” дигән темага инглиз телендә экспертлар дискуссиясе узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International