Яңа ел бәйрәмнәрендә Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре көчәйтелгән режимда эшләячәк

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгының барлык предприятиеләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта  төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов белдерде.

Яңа ел бәйрәмнәрендә коммуналь хуҗалыктагы вазгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб булдырылган, һәр бәйрәм көненә җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Алексей Фролов билгеләгәнчә, республикада торак-коммуналь хезмәтләрен 1 488 оешма күрсәтә.

“Бәйрәм көннәрендә халык өендә була. Яңа ел төненнән соң чүп түгүнең иң актив фазасы була. Һава торышына карап, бу чорда йорт яннарына килү юлларын чистартып торырга кирәк булачак”, -дип ассызыклады ул.  

“Татлизинг” предприятиесе базасында материалларның авария-техник запасы булдырылган, дизель генераторлары, махсус техника әзерләнгән. Җитди авария була калса, ике мобиль котельный эшкә әзер тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International