«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Әлмәттә яшәүче 15 яшьлек кыз Иннополиста булды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Әлмәттә яшәүче 15 яшьлек Диләрә Миназованың хыялын чынга ашырды.

Диләрә - Әлмәт шәһәренең 17 нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, химияне бик ярата һәм киләчәктә тормышын медицина биоинженериясе белән бәйләргә ниятли, ә буш вакытларында вокал (җыр) белән шөгыльләнә һәм төрле чараларда чыгыш ясый. Иннополис - аның зур хыялы, ул шәһәрдә яшәүчеләр тормышы, шул исәптән студентларның ничек яшәве турында белергә теләгән. Шулай ук аны Иннополисның робот техникасы өлкәсендәге эшләнмәләре кызыксындыра.

Кызны әти-әнисе һәм сеңлесе белән бергә Иннополиска чакырдылар һәм  экскурсия оештырдылар. Диләрә А.С. Попов исемендәге технопаркта булды, Иннополис Университетында робот техникасы эшләнмәләре белән танышты һәм студентлар тулай торагын карады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов белән очрашуда Диләрә Иннополис турындагы тәэсирләре белән уртаклашты: «Миңа бу төзекләндерелгән һәм чиста шәһәр бик ошады, биредә яшәүчеләр тыныч булулары белән таң калдыра һәм алар беркая да ашыкмый». Роман Шәйхетдинов, үз чиратында, Диләрәгә уңышлар теләде һәм югары белем алу өчен Иннополис Университетын сайларга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International