Алексей Песошин: Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе гаять көчле кадрлар һәм техник мөмкинлекләргә ия

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә узган киңәшмә барышында ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Штаб башлыгы - Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Якушев хәбәр иткәнчә, хисап чорында СОБР һәм ОМОН хезмәткәрләре тарафыннан хезмәттәшлек итүче органнарның мөрәҗәгатьләре һәм гаризалары буенча 1500 дән артык бурычны үтәгәндә куркынычсысзлык тәэмин ителде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә 20 берәмлек утлы корал, 700 дән артык сугыш кирәк-яраклары һәм 1 килограммнан артык шартлаткыч матдә тартып алынды. Җинаять кылуда шикләнгән 242 кеше тоткарланды, 22,5 килограммнан артык наркотик матдә тартып алынды. Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә көч ярдәме күрсәтү барышында Казанга 1 млрд сумнан артык акча кире кайтарылды. Шартлаткычлар белгечләре куркыныч предметларны ачыклау һәм зарарсызландыру кысаларында кешеләр күпләп була торган урыннарны тикшерү буенча 180 нән артык бурыч үтәлде.

Ведомстводан тыш сак бүлекләре тарафыннан төрле милек формасындагы 14,5 меңнән артык объект, гражданнарның 34,5 меңнән артык яшәү урыны һәм мөлкәтен саклау тәэмин ителгән.

Лицензия-рөхсәт эше хезмәткәрләре контролендә 462 шәхси сак оешмалары һәм 44,5 меңнән артык граждан тора, алар кулында 75 мең берәмлек утлы корал бар. Корал әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка 2130 дан артык граждан һәм юридик зат тартылды. 36 меңнән артык лицензия, рөхсәт һәм таныклыклар бирелде.

Ягулык-энергетика комплексы объектларының куркынычсызлыгын, шулай ук ведомство сакчылыгы бүлекчәләренең эшчәнлеген контрольдә тоту Росгвардиянең территориаль идарәсенең дәүләт контроле бүлеге тарафыннан башкарыла. 2021 елда объектларның югарыда күрсәтелгән категориясенә карата 50 гә якын планлы һәм планнан тыш тикшерү үткәрелде. Ачыкланган хокук бозулар өчен штраф санкцияләренең гомуми суммасы 900 мең сумнан артык тәшкил итте.

Сергей Якушев ассызыклаганча, республика җитәкчелеге ярдәме белән матди-техник база шактый ныгытыла: ведомствоның структур бүлекчәләре биналары яңартыла, автопарк яңа хезмәт автомобильләре белән тулыландырыла.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, халык куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып тора, һәм Росгвардиянең ТР буенча идарәсе бүлекчәләре монда үзләренең профессиональ яраклылыкларын һәм белемен күрсәтәләр. «Бүген идарә гаять көчле кадрлар һәм техник мөмкинлекләргә ия, яхшы җиһазландырылган һәм мобиль бүлекчәләре бар», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Татарстан Премьер-министры лицензия-рөхсәт эше хезмәткәрләре тарафыннан зур эш алып барылуын билгеләп үтте. Узган ел 850 берәмлек ату коралы тартып алынган, коралны саклау кагыйдәләрен һәм теркәү срокларын бозган өчен 2 меңнән артык граждан һәм юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. "Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк дип саныйм, шул исәптәнту коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү таләпләрен катгыйландыручы законнарда соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып", - дип билгеләп үтте Алексей Песошин. 

Шулай ук ул шәхси сакчылык предприятиеләре эшчәнлегенә, беренче чиратта, мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү эшчәнлегенә җитди игътибар бирергә өндәде. "Без узган ел Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар кабатлануга юл куймаска тиеш. Бу эштә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин сүзләренчә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшне киметергә ярамый. Халык белән даими очрашып торырга, законнарның яңа нормалары буенча да, идарәнең агымдагы мәсьәләләре буенча да аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы быел республикада зур вакыйгаларга бай булачагын искәртте, шул исәптән Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел бәйрәм ителәчәк һәм Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчлары уздырылачак. "Бу һәм башка зур чараларны лаеклы рәвештә уздыру Татарстан Республикасы хакимиятнең барлык тармаклары һәм органнары, барлык муниципаль берәмлекләре өчен беренчел бурыч булырга тиеш", - дип белдерде Алексей Песошин. 

Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров 2021 елда ведомство алдына куелган барлык бурычлар тулы күләмдә үтәлгән, дип өстәде.

Ахырда Алексей Песошин хәрби хезмәткәрләргә һәм Росгвардия идарәсе хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International