Ләйлә Фазлыева Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Мәдәниятне үстерү – Татарстанда өстенлекле юнәлеш, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча иң мөһим ресурсларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде.

Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Аның эшендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский катнашты.

Ләйлә Фазлыева, узган ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 9 меңнән артык чара үткәрелгән, дип ассызыклады. Моннан тыш, 2021 ел республиканың күренекле эшлеклеләренең мәдәни вакыйгаларына һәм юбилей даталарына бай булды. «Болар барысы да күп милләтле Татарстан мәдәниятен формалаштырды. Бу чараларның барысы да киләчәккә эшли һәм бу бик мөһим», - дип белдерде ТР вице-премьеры.

«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру тармак үсешенә этәргеч булды», – дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева. Ул республикада әлеге проектның ничек тормышка ашырылуы турында халыкка тулырак мәгълүмат бирү кирәклеген билгеләп үтте: «Безнең, чыннан да, горурланырлык нәрсәләребез бар, бигрәк тә инфраструктура үсеше һәм тәкъдим ителә торган контент өлкәсендә».

«Без авылда мәдәният хезмәтләренә ихтыяҗ елдан-ел арта баруын күрәбез. Территорияне үстерүне, аның мәдәни потенциалыннан файдаланып һәм процесска халыкның үзләрен җәлеп итеп, аларның инициативаларына ярдәм итеп гамәлгә ашырырга кирәк»,-диде ТР Премьер-министры урынбасары.

Мәдәният өлкәсендә грант ярдәме зур роль уйный, шул исәптән мәдәни инициативалар фонды аша да. Ләйлә Фазлыева Татарстанның гаризалар саны буенча беренче биш төбәк арасына керүен билгеләп үтте. Республика вице-премьеры бу эшне актив дәвам итәргә чакырды.

Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, бүген мәдәният өлкәсендә яшьләр өчен берничә мөһим проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән «Пушкин картасы», шулай ук «Укучының мәдәни көндәлеге» программалары. «Укучының мәдәни көндәлеге» инициативасын барлык муниципаль районнар да хуплый дип уйлыйм. Шулай ук бу процесска ата-аналар берләшмәләре дә актив җәлеп ителгән. Димәк, проект балага гына түгел, Татарстан халкының күпчелегенә дә тәэсир итә. Безгә бу эшне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Татарстан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һәм коллективлары югары нәтиҗәләр күрсәтә, аларның иҗаты Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә югары бәя ала, дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры. Мәсәлән, узган ел берничә республика театры «Алтын битлек» милли театр премиясе номинантлары булды, ә композитор Эльмир Низамов яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты булды.

Ләйлә Фазлыева шулай ук мәдәният тармагын цифрлаштыру, кадрлар әзерләү һәм аларны яңа һөнәргә өйрәтү турында, шулай ук республикада берничә зур чара – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 сессиясе һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу турында да сөйләде.

Ирада Әюпова үзенең нотыгында билгеләп үткәнчә, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында узган елда планлаштырылган барлык күрсәткечләр үтәлгән. Быелдан башлап илкүләм проект кысаларында яңа юнәлеш – муниципаль музейларны капиталь ремонтлау башлана. Тулаем алганда, 2022 елда федераль бюджеттан финанслау буенча расланган лимит 1 млрд 290,4 млн. сум тәшкил итә. Бу 2021 ел күрсәткеченнән 30%ка күбрәк. Илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, ягъни 2019 елдан бирле, федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчалар күләме 2 тапкырга арткан.

2021 елда тармакка капитал кертемнәр 2,3 млрд. сум тәшкил иткән. Соңгы өч елда республиканың 13 эре объекты ремонтланган. Шул ук вакытта ремонтка мохтаҗ объектлар да җитәрлек: авыл мәдәният йортларының 27%ы, музейларның 23,5%ы, балалар сәнгать мәктәпләренең 23%ы.

Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең категорияләре буенча уртача хезмәт хакы ел йомгаклары буенча 101%ка үтәлгән һәм 39 мең 193,6 сум тәшкил итә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан территориясендә 10,5 меңнән артык чара үткәрелгән.

Утырыш ахырында Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International