Татарстанда торак төзелеше буенча план 49%ка диярлек үтәлгән – бу 1 млн 344 мең кв. метр

2022 елның 7 мае, шимбә

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча план 49%ка диярлек үтәлгән. Абсолют саннарда бу 1 млн 344 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да  катнашты.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, социаль ипотека кысаларында планны үтәү 66% тәшкил итә, 100 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

Торак һәм социаль объектлар төзү буенча республика программалары, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча быелга планлаштырылган күрсәткечләрнең 51%ы үтәлгән. 6 мең 368 йорт әзер.

Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42%ка диярлек бәяләнә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү өлешендә, ятим балалар өчен билгеләнгән 600 торак йортның 179ына Дәүләт торак фонды (ТР ДТФ) тарафыннан контрактлар төзелгән.

5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 25 сертификатның икесе реализацияләнгән.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча муниципалитетларга программаның гомуми күләменнән 93% җиткерелгән. Калган акчалар май аенда районнарга күчәчәк. Быел әлеге программа буенча 50 гаилә торак ала.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча бүгенге көндә биш сертификатның 4 се рәсмиләштерелгән.

Алексей Фролов социаль-мәдәни объектлар төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Спорт объектларында эшләр бара – бу 6 ябык футбол манежы, бер блок-модульле чаңгы базасы, мебель, инвентарь һәм җиһазлар.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешендә төзү-монтаж эшләре 16%ка башкарылган.

Балаларны савыктыру лагерьлары төзелеше объектларында эшләр 18%ка бәяләнә.

«Югары Ослан» эчке эшләр министрлыгының административ бинасы төзелешендә эшләрнең гомуми күләмнең 19%ы үтәлгән.

Башкарма комитет биналарын төзү эшләре 27%ка башкарылган.

Чистай үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең әзерлеге 40% тәшкил итә.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш министрының беренче урынбасары илкүләм проектлар турында сөйләде.

Агымдагы елда ТР Төзелеш министрлыгы җаваплылыгы зонасына 105 объект керә. Шуларның 37се «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм  проектының бер өлеше булып тора.

Шул ук вакытта «Торак» федераль проектына кергән 3 объект 11%ка әзер.

Тагын 27 объект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына кертелгән. Эшләр 6сында башланган.

Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсының 6 объектыннан эшләр икесендә башланган. Җәмәгать киңлекләренең калган объектлары буенча май бәйрәмнәреннән соң эшкә керешү планлаштырыла.

Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасын төзү «Чиста су» федераль проекты кысаларында паспортка керә. Биредә эшләр 6%ка бәяләнә.

«Торак фондының яшәү өчен яраксыз яшәү шартларын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү» федераль проекты буенча 4 мең 733 кв. метр мәйданлы 179 фатирдан кешеләр күчерелгән, аларда 402 кеше яшәгән. Ел ахырына кадәр барлыгы 841 кешене күчерергә кирәк.

Төбәктә «Экология» илкүләм  проектын тормышка ашыру дәвам итә. «Иделне савыктыру» федераль проектына 2 эре объект керә. Бу Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, анда төзү-монтаж эшләре 31%ка башкарылган. Шулай ук Казанда биологик чистарту кырларының ләм кырларын рекультивацияләү – биредә эшләр башкару 9% тәшкил итә.

Самосырово полигонында «Чиста ил» федераль проекты буенча рекультивацияләнә торган эшләр күләме 36%ка бәяләнә.

Республикада мәгариф системасын камилләштерү буенча чаралар берьюлы ике илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла. «Мәгариф» илкүләм  проекты буенча Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә – бу «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча.

Моннан тыш, Баулы мәктәбендә «Һәр бала уңышы» федераль проекты кысаларында башкарылган спорт залын ремонтлау тәмамланган.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә. Объектта эшләр 14%ка башкарылган.

Республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм  проектын һәм аңа керүче «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проектын тормышка ашыру түбәндәге эшләрне күздә тота: 34 объект төзү, шуларның 30ы инде эштә. Шулай ук 15 объект ремонтланачак (биредә эшләрнең гомуми үтәлеше 30% ка җитә).

«Мәдәният» илкүләм  проектына 5 төзелеш объекты керә, анда эшләр 7%ка башкарылган; 4 капиталь ремонт объекты – 41%; 2 реконструкция объекты – Буадагы мәдәният йорты һәм Түбән Кама яшь тамашачы театры.

Алексей Фролов 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында җентекләп сөйләде.

Иң зур эш күләмен «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча башкарырга кирәк. 66 гомуми белем бирү учреждениесен капиталь ремонтларга кирәк булачак. Мәктәпләрдә төзү-монтаж эшләре 29%ка башкарылган.

«Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасына Чаллыда «Мастеровые» драма театры төзелеше керә. Биредә эшләр күләме 66%ка ябылган.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы өч юнәлеш буенча тормышка ашырыла: 3 мәгариф объекты төзелә һәм бер авыл мәдәният йорты ремонтлана. Төзү-монтаж эшләрен башкару – 27%. Моннан тыш, инженерлык челтәрләренең 5 объекты модернизацияләнә, анда эшләр 28%ка ябылган.

Шулай ук комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчык төзекләндерелә.

Ике юнәлеш «Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасын үз эченә ала – 14 гидротехник корылманы ремонтлау (аларның 8ендә эшләр башланган) һәм Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту.

Төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгына карата таләпләрне бозуларны булдырмау чаралары турында мәсьәлә күтәрелде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2022 елда 494 тикшерү үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 405 мең сумлык 13 карар чыгарылган. Тагын 609 тикшерү үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәргән.

ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ТР БИСТИ) дәүләт һәм республика программалары объектларында 363 инспекция үткәргән. 1 гыйнвардан 366 тәртип бозу очрагының 7се генә бетерелгән.

Шулай ук республикада традицион санитар-эпидемиологик ике айлык дәвам итә. Тикшерүләр барышында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 19 экологик закон бозу очрагы ачыкланган, 17 беркетмә төзелгән, 13 юридик һәм вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, 295 мең сумлык штраф салынган.

Ачыкланган бозулар буенча җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю урыннарын төзекләндерү нормаларына туры килмәү, төзелеш мәйданчыкларыннан чүпне вакытында чыгармау һәм тәгәрмәчләрне юу пунктлары булмау кебек очраклар аеруча күп.

Алексей Фролов торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю турында сөйләде.

2022 елның гыйнвар-март айларында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,7%ка азрак – 96%ка кимегән.

Уртача еллык күрсәткеч 98,7% тәшкил итә.

1 апрельгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның гомуми бурычы 8 млрд. 746 млн. сум тәшкил итә.

Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 70,6%ка җиткән.

Торак-коммуналь комплекс оешмалары ягыннан энергия ресурслары өчен бурычлар түбәндәгечә: Оператив мәгълүматлар буенча, 2022 елның 1 маена газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 296 млн. сум тәшкил итә.

Торак-коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан кулланылган электр энергиясе өчен бер ел эчендә 41 млн. сумга кимегән, ул 2022 елның 1 маена 64 млн. сум тәшкил итә.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышын контрольдә тотарга, шулай ук 2023 һәм 2024 елларга федераль финанслау белән төзелеш программаларын киләчәктә планлаштыруны күздә тотарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International