Иннополиста «Merge» эре төбәк ИТ-конференциясе уза

2022 елның 20 мае, җомга

Бүген Иннополиста ике көнлек «Merge»ИТ-конференциясе башланды. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә актуаль трендлар турында фикер алышу һәм уңышлы кейслары белән уртаклашу өчен, бөтен Россиядән 1500дән артык эшләүче, маркетолог, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр очрашты.

«Merge»дә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сәламләде: «Россиянең яңа Иннополис шәһәрендә инде икенче ел рәттән уза торган конференциядә барыгызны да күрүемә шатмын! Тарихи мизгелне исәпкә алып, бүгенге көннең төп темасы – Россия ИТ-белгечләренә эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Күрәсездер, Хөкүмәт бу юнәлештә моңарчы күрелмәгән чаралар күрә, бу эшкә Иннополис-үзәк тә кушылды – яшь, талантлы студентларны, ИТ – белгечләрне һәм кызыклы идеяләр һәм проектлар белән эшләүче компанияләрне җәлеп итү үзәге. Конференция нәтиҗәләре буенча шәһәрдә яңа стартаплар барлыкка килер дип өметләнәбез, алар илебез бизнесының конкурентлылык сәләтен һәм илебезнең цифрлы үсешен арттыруга йогынты ясаячак».

Тантаналы ачылышта шулай ук «Иннополис» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов та катнашты.

Конференция кысаларында Роман Шәйхетдинов күргәзмәдә тәкъдим ителгән ИТ-компанияләр проектлары белән танышты. Алар арасында: Иннотехтан зур мәгълүматлар белән эшләү заманча финанстех-продуктлары һәм системалары, МойОфис, enterprise-компаниянең микросервис платформасында Cinimexтан карарлар, VK Cloud Solutions дан инфраструктура һәм платформа чишелешләре, Россия low-code платформа-банклар, заводлар, предприятиеләр, дәүләт секторы һәм башка Bipium компанияләре өчен конструктор.

Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары «Төбәкләрдә мәгълүмат индустриясе» секциясендә катнашты. Бүгенге көндә, сәяси һәм икътисадый вакыйгалар аркасында, ил өчен үз экспертизасы булу һәм уникаль цифрлы активлар һәм цифрлы инфраструктура булдыру мөмкинлеге мөһим», – дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов һәм катнашучыларны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә мөмкин булачак ИТ-тармак өчен яңа инициативалар эшләргә чакырды.

Merge конференциясе Иннополис Университеты һәм А.С. Попов исемендәге технопарк җиде тематик юнәлеш буенча: Development, Digital-маркетинг, Management, HR, Teamlead, ИТ өлкәсендә белем һәм карьера, лекцияләр, гамәли мастер-класслар, һәм воркшоплар һәм түгәрәк өстәлләр форматында алып барыла. Конференция кысаларында Россиянең алдынгы ИТ-компанияләреннән (Яндекс, Контур, VK Cloud Solutions, МТС Диджитал, Авито, S7 TechLab, Газпромбанк, Сбердевайслар, X5 Group һәм башкалар) 150 спикер-практик чыгыш ясаячак. Элегрәк, 2021 елның ноябрендә, «Merge» конференциясе Иннополиста Россиянең 40тан артык шәһәреннән ИТ-индустрия лидерларын җыйган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International