Рөстәм Нигъмәтуллин «Россия Казначылыгы эшчәнлеген тәэмин итү үзәге»нең Казандагы филиалының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2022 елның 8 июле, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Россия Казначылыгы эшчәнлеген тәэмин итү үзәге» ФКУ төбәкара филиалы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте.

Филиал башлыгы итеп Рөстәм Сибгатуллин билгеләнде. Моңа кадәр ул Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган иде. 2016 елдан филиалны җитәкләгән Әминә Хөсәенова Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының инфраструктура буенча проректоры итеп билгеләнде.

Рөстәм Нигъмәтуллин Әминә Хөсәеновага республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

Яңа җитәкче турында сөйләгәндә, беренче вице-премьер Рөстәм Сибгатуллинның тәҗрибәсе һәм белемнәре филиал коллективының алга таба да уңышлы һәм максатчан эшенә ярдәм итәргә тиеш, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International