Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының утыз өченче утырышында катнашты

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышында катнашты. Язгы сессиянең йомгаклау утырышын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 3 республика законы проекты, 6 федераль закон проекты һәм 2 РФ субъектларының закон чыгару органнары мөрәҗәгате.

Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Республика керемнәре 55,1 млрд. сумга арткан, 355,2 млрд. сумга кадәр җиткән. Бюджетның чыгым өлеше 68,3 млрд. сумга арткан, 392,3 млрд. сумга кадәр җиткән. Кытлык 37,1 млрд. сум тәшкил итәчәк. Кертелә торган үзгәрешләр турында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин җентекле нотык белән чыгыш ясады

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләр нигезле, «моның өчен федераль һәм республика законнарындагы үзгәрешләр нигез булып тора». Аерым алганда, быел 1 июньнән бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы билгеләнгән, ул 15 279 сум тәшкил иткән. Шулай ук 2022 елның 1 июненнән яшәү минимумы күләме арткан, 1 апрельдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү билгеләнгән. Бу яңалыкларның барысын да бюджетта исәпкә алырга кирәк. Моннан тыш, республиканың төп финанс законында илкүләм проектлар һәм федераль программалар, юл эшләре, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь төзү һәм ремонтлау чараларын финанслашуга киткән чыгымнарны язарга кирәк.

Шулай ук бүген беренче укылышта һәм тулаем алганда, 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проектын ТММИФ директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте. Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2022 елга ММИ фонды керемнәре – 64 млрд. 600 млн. сум, чыгымнары 65 млрд. 747 млн. сум тәшкил итәчәк. Фонд бюджеты кытлыгын каплау чыганагы булып 1 млрд. 147 млн. сум күләмендә акча калган.

Бүген шулай ук Дәүләт Советының Әлки районы Сиктермә-Хузангай авылының исемен үзгәртү турындагы карарпроектын да карадылар. Моңа кадәр Әлки районы Советы Сиктермә-Хузангай авылында яшәүчеләр исеменнән Дәүләт Советына аның тарихи исемен – Сектермәгә (чуаш теленнән «бишек» дип тәрҗемә ителә) кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Әлки районы башлыгы Александр Никошин хәбәр иткәнчә, элек халык алдында тыңлаулар үткәрелгән, алар барышында күпчелек авыл халкы исемне үзгәртү яклы. «Халыкның теләкләрен исәпкә алып һәм авыл исемен кире кайтару белән кызыксынуларын исәпкә алып, әлеге тәкъдимне хуплавыгызны сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Александр Никошин депутатларга. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң, парламентарийлар авылның исемен үзгәртү проектын хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International