Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясендә 17,4 мең кеше катнашкан

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясендә 17 мең 452 кеше, шул исәптән 2022 елгы 16 мең 153 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Министр хәбәр иткәнчә, республикада БДИ буенча 200 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан. Ике фән буенча мондый нәтиҗәләргә 14 кеше ирешкән, 2021 елда алар 11 булган. «Алар барысы да «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның  йөз балл нәтиҗәле 218 бала бар», - диде Илсур Һадиуллин.

Бер фән буенча йөз балл 190 кеше алган, шуларның 132се «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

Шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы БДИның иң югары нәтиҗәләре булган мәктәпләрне һәм имтиханнарда минималь чикне узмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше зур булган мәгариф оешмаларын атады. «Югары баллга ия булган лидер мәктәпләр исемлеге 2021 ел белән чагыштырганда үзгәрмәде диярлек», – дип билгеләп үтте нотыкчы. Казанның 131 нче лицее (306 югары балллы нәтиҗә), Чаллының 78 нче лицее (261), Казанның Лобачевский исемендәге лицее (196), Казанның 19 нчы гимназиясе (175), Әлмәтнең 2 нче лицее (166), Түбән Каманың 35 нче лицее (164), КФУның IT-лицее (147), Бөгелмәнең 2 нче лицее (120), Чаллының 26 нчы гимназиясе (119), Казанның 39 нчы мәктәбе (119) һәм 83 нче Казан лицее (117) чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның югары нәтиҗәләренә ирешкәннәр.

Шул ук вакытта республикада БДИ буенча минималь баллны узмаган чыгарылыш сыйныф укучылары булган мәктәпләр дә бар. Сүз Казанның 41, 112, 67 һәм 153 нче номерлы мәктәпләре, Казан кадетлар интернат мәктәбе, Бөгелмә кадетлар интернат мәктәбе, Ютазы районының 2 нче Урыссу мәктәбе, Зеленодольск районының Обсерватория урта мәктәбе, Түбән Кама районының 2 нче мәктәбе турында бара. «Чыгарылыш сыйныф укучылары аз булуга карамастан, әлеге мәктәпләрнең педагогика коллективлары үз укучыларын йомгаклау аттестациясенә лаеклы әзерли алмаган. Кайбер мәктәпләр бу исемлеккә беренче тапкыр гына эләкмәгән. Мәгариф бүлекләренә аларның 2023 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне тиешенчә тәэмин итү йөкләнде», - дип ассызыклады И. Һадиуллин.

Медальгә дәгъва итүчеләрнең гомуми саныннан 185 кеше аны алу хокукын расламаган, бу 8,3% тәшкил итә. «Бу яхшы күрсәткеч», - дип билгеләп үтте министр.

«Быел 2 мең 23 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән аттестат алды, ягъни 12,7%, бу 2021 елга караганда 432гә кимрәк, әмма 2019 ел дәрәҗәсенә туры килә», – диде И. Һадиуллин.

Ул аттестат һәм «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары барлык уку предметлары буенча да «бишле» билгесенә ия булырга, йомгаклау иншасы (изложение) өчен «зачет» алырга һәм рус теле һәм профильле математика буенча БДИдан кимендә 70 балл җыярга тиеш, дип искәртте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук медаль алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу һәм әзерләүгә мөмкин кадәр объектив караган районнарны атады. Сүз Мөслим, Чирмешән, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Актаныш, Минзәлә, Кама Тамагы, Әтнә, Баулы һәм Зеленодольск районнары турында бара. Шул ук вакытта кайбер районнарда медальләрне расламаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше 20%тан артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International