ТР Спорт министрлыгы: Казанда Беренче Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында ярышлар узачак

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Җәйге спорт төрләре буенча РФ субъектлары арасында Беренче Бөтенроссия Спартакиадасы 10 августта старт ала. Анда 39 спорт төре буенча 13 меңгә якын кеше катнашачак. Казан 11 дисциплина буенча ярышлар кабул итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Мондый дәрәҗәдәге чара бүгенге көндә Россиянең халыкара ярышларда катнаша алмавы аркасында барлыкка килде. Алар 39 спорт төре буенча узачак, 13 мең катнашучы булачак. Саннар буенча бу Спартакиада җәйге Олимпия уеннары белән чагыштырырлык. Бары тик бер шәһәрдә барысын да тупламау бурычы гына иде. Барлык вакыйгаларның зур өлеше Мәскәүдә узачак, әмма Казан ярышлар саны буенча икенче шәһәр булды. Биредә спортның 11 төре буенча турнирлар узачак», - дип билгеләп үтте В. Леонов.

Ул спорт ярышлары программа буенча, 2024 елда Парижда узачак Олимпиадага якын рәвештә узачак, дип өстәде. Казанда волейбол, суга сикерү, пуля белән ату, стендка ату, чирәмдәге хоккей, дзюдо, спорт көрәше, бию һәм ишү спорты, спорт гимнастикасы һәм самбо буенча ярышлар узачак.

«Бу турнирда Татарстан җыелма командасы 400 кешедән торачак. Алар 33 спорт төрендә тәкъдим ителәчәк. Безнең иң яхшы көчләребез сайланды. Балаларның үз осталыкларын күрсәтү теләге зур», - дип өстәде Татарстан спорт министры.

Шулай ук спикер Казанның Су спорт төрләре сараенда 21 – 25 июль көннәрендә узган «Дуслык уеннары» узган ел Татарстан башкаласында узган йөзү буенча дөнья сериясе этабына караганда күбрәк тамашачы җыйды, дип билгеләп үтте. «Бу ярышларлар белән тамашачылар бик кызыксынды, бу – яңа продукт. Ноябрь һәм декабрь айларында, «Дуслык уеннары»ның киләсе этаплары узганда, кызыксыну тагын да артачак әле», – дип белдерде В. Леонов.

Алар арасында Россия, Алжир, Әрмәнстан, Белоруссия, Венесуэла, Вьетнам, Сербия, Казахстан, Сирия, Судан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Эквадор, Көньяк Африка республикасы, ДНР һәм ЛНР. Барлыгы 376 комплект медаль уйнатылды. «Башта бездә 28 илдән гаризалар булды, әмма 16сы гына килгән иде. Киләсе этапларда катнашучылар күбрәк булыр дип ышанам», – дип йомгаклады министр.

Моннан тыш, ТР спорт министры Мирныйда чаңгы-биатлон трассасы юылуга бәйле вәзгыятьне шәрехләде. Аның сүзләренә караганда, бу июль уртасында аномаль яңгырларга бәйле. Хәзер эшче төркем төзелгән, объектны тикшерү бара.

Якындагы бер атна-атна ярым эчендә базада тикшерү узачак, якын арада проект карарлары кабул ителәчәк, барлык җитешсезлекләр бетереләчәк һәм трасса тиешле хәлгә китереләчәк, дип ышандыра алам. Югары ягы инде эшли», – дип билгеләп үтте министр.

Ул чаңгы-биатлон трассасы проекты бик катлаулы, һәм илдә мондый барлык объектларда да һава торышы шартларына бәйле кыенлыклар барлыкка килә, дип тә өстәде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International