ТР Транспорт министрлыгы: Татарстанның региональ юлларында капиталь ремонт эшләре 95%ка үтәлгән

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстанда быел төбәк автомобиль юлларын капиталь ремонтлау 95%ка үтәлгән. Бу хакта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

"Капиталь ремонтка шактый сумма бүлеп бирелгән иде – 3,6 млрд. сум һәм эшләр тәмамлана. Башкару проценты – 95", – дип сөйләде министр.

Ул шулай ук төбәк юлларын төзү һәм реконструкцияләү 72%ка тәмамланган, финанслау 4 млрд.сумга якын тәшкил итте, дип өстәде. "Эшләр график буенча бара. Бездә барлыгы 60ка якын объект бар", – дип сөйләде профильле ведомство башлыгы.

"Имин һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты кысаларында быел Татарстан юлларын ремонтлау тулысынча башкарылган. "Илкүләм проект буенча 2024 елга без арадаш нәтиҗәләргә ирешергә тиеш: төбәк юлларының өлеше норматив хәлдә кимендә 51,6%, ә өч агломерация урамы буенча 85% тәшкил итәргә тиеш", – диде министр.

Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә төбәк юллары – 50,3%, ә агломерацияләрнең 83%ы норматив хәлгә китерелгән.

Фәрит Хәнифов илкүләм проект кысаларында төбәк юлларын ремонтлау тулысынча 490 млн сумга башкарылган, дип өстәде. Моннан тыш, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама өч агломерациясендә дә эшләр тулысынча үтәлгән. Финанслау күләме 5,6 млрд. сум тәшкил иткән, якынча 1,4 млрд. һәм 490 млн. сум.

Күперләрне ремонтлау программасы буенча финанслау илкүләм проект кысаларында 1,9 млрд. сумга якын тәшкил иткән. Бүгенге көндә 21 объектта эшләр 82%ка үтәлгән. Министр билгеләп үткәнчә, программа быел старт алган һәм 2024 елда тәмамланачак. Аның буенча гомуми финанслау 9 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Милли проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

Министр игътибар иткәнчә, быел Татарстанда юллар төзелешенә 190 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән. "Безнең республикада һәм Россия Федерациясендә юл төзелеше мәсьәләләре беркайчан да андый күләмдә алып барылмады. Татарстан территориясендә тарихта беренче тапкыр елына 190 млрд сумнан артык юллар төзелә", - дип сөйләде министр.

Үзләштерү буенча иң зур проект-түләүле М12 юлы, аның җиденче һәм сигезенче этабы Чуашия Республикасыннан Шәле чишелешенә кадәр ТР территориясендә уза. Быел магистраль төзелешенә 101 млрд сум җибәрү планлаштырыла.

Фәрит Хәнифов М7 юлын икенче зур объект дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, трассаның зур үзгәрешләр кичерә – Түбән Кама һәм Чаллы буйлап 81,4 км озынлыкта, шулай ук Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәр дүрт полосалы юл үтәлеше.

"Ягъни 2024 елга безнең хыялыбыз үтәләчәк – безнең республикада бөтен М7 трассасы Башкортстан чигенә кадәр дүрт полосалы үтәлештә башкарылачак», – диде спикер.

Фәрит Хәнифов шулай ук Шәле – Баулы участогындагы Алексеевск – Әлмәт  олы юлын да искә төшерде. "Бу юлның үзенчәлеге бар, һәм Татарстан Президенты бу юл республика өчен иң мөһиме, дип саный: ул М5 һәм М7 ике федераль юлны тоташтыра, шулай ук Европа – Көнбатыш Кытай юлының бер өлеше булып тора", – дип өстәде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International