Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Барселонага (Испания) килде

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән (2013 елның 18-19 июлендә) Барселонага (Испания) килде.

Барселонада булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов кайбер инновацион объектларда, логистик паркларда, башка инфраструктур мәйданчыкларда булачак. Аерым алганда, “Франк зонасы” логистик һәм индустриаль зонасы белән танышу, “Mercabarna” Барселона агросәнәгать паркын карап чыгу, “ZAL” Барселона порты интермодаль логистик үзәгендә, “22@” Барселона инновацион районында булу планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты эш визитының төп максаты – Су спорты төрләренең 15 нче бөтендөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашу. Чара иртәгә, 19 июльдә, Барселонаның иң зур спорт объектларының берсе – Palau Sant Jordi стадионында узачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан Барселонадан соң 2015 елда Су спорты төрләренең бөтендөнья чемпионатын кабул итәчәк (2015 елның 17 июленнән 31 июленә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International