Татарстан Президенты Казан үзәгендәге кайбер объектларны карап чыкты

2013 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге төзелеш мәйданчыкларын карап чыкты. Аны республика Прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин озата йөрде.

Зоя Космодемьянская урамында Рөстәм Миңнехановка 6 катлы торак йорт проекты күрсәтелде. Татарстан Президенты Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева дәлилләре белән килеште, аның сүзләренчә, яңа бина шәһәрнең бу өлешендәге корылмаларга туры киләчәк. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов төзелеш алып баручыга яңа булачак бина каршында ук урнашкан Космодемьянская, 10 агач йортын торгызырга тәкъдим итте, Татарстан Президенты фикеренчә, йорт архитектура ядкяре саналмаса да, үзенең бизәлеше белән күңелне тартып тора.

Космодемьянская урамында “Свей” компаниясе төзи торган күп катлы торак йортның төзелеш мәйданчыгында Татарстан Президенты яңа төзелешнең гаять зур күләмнәренә игътибар итте. “Бу бик зур йорт, шәһәр үзәгендә мондый йорт булмаска тиеш. Әмма хәзер төзеп бетерергә кирәк инде, чөнки фатирларны кешеләр көтә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, төзелеш алып баручы компания җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.

Архитекторлар фасадның яңа вариантын тәкъдим иттеләр, ул бинаны беркадәр “җиңеләйтер” иде. Татарстан Республикасы Президенты бина тирәсен төзекләндерергә кушты.

Бу зур бина белән янәшәдә Рөстәм Миңнеханов Казан агач архитектурасының иң күренекле үрнәкләреннән саналган Варвара Дружинина йорты янында булды. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренчә, хәзерге вакытта йортны аерым бүрәнәләргә аерганнар һәм торгызалар, аның нигезен бетонннан корачаклар.

Мөштәри урамы, 14 төзелеш мәйданчыгында республика Президентына яңа бинаның тышкы бизәлеше вариантларын күрсәттеләр. Инде җимерелгән агач йортлар урынына тышкы яктан охшаш бер этажлы биналар төзеләчәк, ә 4 этажлы офислар бинасы кварталның эчке өлешендә урнашачак.

Биналарны карап йөргәндә, Рөстәм Миңнеханов әле генә барып кайткан Барселона шәһәрен мисал итеп әйтте, һәм андагы архитектур мираска саклы мөнәсәбәт турында сөйләде. Татарстан Президенты шәһәр буйлап җәяү йөргәнен һәм күп санлы сакланып калган архитектура ядкярләренә сокланганына игътибар итте, күбесенең авторы - атаклы архитектор Антонио Гауди.

Аскы Кабан күле ярында ТР Президенты төзелеп килүче «Банная усадьба» мунча комплексын карады. Рөстәм Миңнеханов бинаның тышкы ягы күркәм булмавына игътибар итте. Бина фасады белән күлгә карый, шуңа күрә Президент төзүче компаниягә шәһәр халкына җәяү йөрү мөмкинлеген тәэмин итеп ярны төзекләндерергә кушты.

Ахырдан Себер трактында урнашкан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен карады. 7нче хастаханә нигезендә Ашыгыч ярдәм Үзәге ачылгач, элеккеге бина бушады, һәм сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов бүген Батурин урамыннан онкология хастаханәсен, шулай ук Япеев урамындагы онкогинекологияне, Нагорная урамыннан поликлиниканы шунда күчерергә тәкъдим итте. Бу барлык оешмалар шәһәр үзәгендәге иске биналарда урнашкан һәм күчү мөмкинлеген көтәләр иде. Әмма шул ук вакыттта тәкъдим ителгән бинага да ремонт кирәкле.

Рөстәм Миңнеханов проектлаучыларга бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы белән тәкъдим ителгән күчү проектының бәясен билгеләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International