Рөстәм Нигъмәтуллин: Сарман районы шактый үсеш потенциалына ия

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Сарман районы шактый үсеш потенциалына ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Сарман районы Советының хисап утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, 2022 ел җиңел булмады. Хәзерге вакытта урыннарда өстенлекле бурычларның берсе - хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. МХО вакытында һәлак булган сугышчыларның гаиләләре аерым игътибар таләп итә. Рөстәм Нигъмәтуллин Сарман районында бу юнәлештә эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Сарман районында дәүләт программалары кысаларында шактый күләмдә проектлар гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, социаль үсеш буенча зур эш «Татнефть» компаниясе ярдәмендә башкарыла. «Татнефть» ГАҖ грант ярдәме кысаларында 2022 елда гына да районда 92 млн сумга 22 объект төзелгән һәм ремонтланган.

Рөстәм Нигъмәтуллин торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләүне мөһим бурычларның берсе дип атады. Ул хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча яңа программа эшли башлавын искәртте. ТРның беренче вице-премьеры район җитәкчелеген программа чараларында катнашырга чакырды. Районда ТКХ өлкәсендә, беренче чиратта, Җәлил бистәсендә проблемалар бар.

Инженер челтәрләрен яңартуның мөһим юнәлешләренең берсе буларак, Рөстәм Нигъмәтуллин торак пунктларны газлаштырып бетерү программасын билгеләп үтте. Сарман районында бу программа газүткәргечләрне 24 торак пункттагы 103 участок чикләренә җиткерергә мөмкинлек бирде, 48 йорт газга тоташтырылган инде. Быел газлаштырып бетерү эшләре дәвам итәчәк.

Республиканың беренче вице-премьеры ассызыклаганча, Сарман районы икътисадый үсеш темпларын киметми. Сарман районының тулаем территориаль продукты 2022 елда якынча 52 млрд. сум тәшкил итәр дип көтелә - бу республика буенча 14 нче урын. Хисап елында сәнәгый җитештерү күләме 39 млрд. сум тәшкил иткән, төяп җибәрелгән продукция күләме - 5,6 млрд.сум. Шул ук вакытта район икътисадының төп өлеше нефть-газ чыгару тармагы хисабына формалаша. 2022 елда район җир асты байлыкларыннан 4 млн тоннадан артык нефть чыгарылган. «Сезгә районның гомуми макроикътисадый күрсәткечләренә ирешү белән тынычланырга ярамый. Администрациянең бурычы - икътисадның барлык юнәлешләрен дә үстерү», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Шулай ук ул агросәнәгать комплексы, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, ярлылык дәрәҗәсен киметү өлкәсендәге төп бурычларны билгеләде.

Соңыннан Рөстәм Нигъмәтуллин дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International