Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Дрофа” нәшриятының генераль директоры белән очрашты
2013 елның 27 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Дрофа” нәшриятының генераль директоры Ирина Кузнецова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Татмедиа” ААҖ филиалы “Идел-Пресс” генераль директоры Ришат Хәсәнов һ.б. катнашты.
Очрашу барышында нәшрият эшчәнлеге өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Ике яктан да катнашучылар шулай ук укытучыларның квалификациясен күтәрү, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын сыйфатлы уку-укыту материаллары һәм җайланмалары белән тәэмин итү буенча “Дрофа” нәшрияты белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлек перспективаларын карадылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2024 ел
Алексей Песошин Саранскта «Стрела-Ак Барс» (Казан) һәм «Локомотив-Пенза» командалары арасында регби буенча матчта булды
Бүген Саранскта (Мордовия Республикасы) «Стрела-Ак Барс» (Казан) һәм «Локомотив-Пенза» командалары арасында регби буенча матч узды. Матчны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин карады.
27
апрель, 2024 ел
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы адресына узган 2 атна эчендә гражданнардан - 368 мөрәҗәгать, ел башыннан алып барлыгы 1060 мөрәҗәгать кергән
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының тормышка ашырылуы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда 27 апрельгә 1 млн 882 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 60%ы
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча эшләрнең агымдагы торышы, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
26
апрель, 2024 ел
Алексей Песошин Россия венчур форумын ябылышында: Безнең уртак максатыбыз – фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә нигезләнгән инновацион икътисад булдыру
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2024 елгы Россия венчур форумын ябу тантанасында катнашты. Чара «Казан-Экспо» ХКҮдә узды. Ябылу тантанасында катнашучыларга Россия венчур форумы эш йомгаклары буенча видеоролик күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, форум ике көнлек эшлекле программадан торды. Форум чараларында 4000нән артык катнашучы, 60ка якын стартап, 150гә якын компетентлы спикер һәм бәйсез экспертлар катнашты. Форум эшенең төп юнәлешләре венчур инвестицияләре булды, бу тема, беренче чиратта, профессиональ венчур фондлары идарәчеләре һәм шәхси инвесторлар өчен кызыклы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз