ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен халыктан түләүләр җыюның уртача еллык дәрәҗәсе 99,3% тәшкил итте

2024 елның 4 мае, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы һәм кулланучыларга китерелгән энергия ресурслары өчен предприятиеләр һәм оешмаларның бурычлары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Эштә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Үткәрелгән анализ нигезендә быелның мартында республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чорына карата 2%ка кимегән һәм 98,6% тәшкил иткән.

Агымдагы елның гыйнвар-март айларында Татарстан буенча халыктан кергән түләүләрен җыю дәрәҗәсе уртача 96,7% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,5%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,3% тәшкил итә 2023 елның шул ук чорына караганда 0,1%ка артыграк.

Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 75,7%ка җиткән. Үсеш динамикасы 3,2%.

2024 елның 1 апреленә газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 225 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16 млн сумга кимегән.

Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасы 14 млн сумга кимегән. 2024 елның 1 апреленә бурычның гомуми суммасы 32 млн сумга якын тәшкил итә.

Идарәче оешмаларның «Татэнерго» алдындагы җылылык энергиясе өчен бурычы 1 апрельгә 60 млн сумга кимегән һәм 220 млн сум тәшкил итә.

Барлык муниципаль берәмлекләрнең идарәче оешмалары буенча бурычларның кимүе күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International