ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Чәчү агрегатларының гомуми потенциалы хуҗалыкларга тәүлегенә 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкинлек бирә

2024 елның 4 мае, шимбә

Чәчү агрегатларының гомуми потенциалы хуҗалыкларга тәүлегенә 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Эштә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Министр чәчү эшләренең агымдагы темплары, көзге культураларның торышы һәм ашламалар белән эшләү турында сөйләде.

Марат Җәббаров ассызыклаганча, туфракның бөтен җирдә өлгерүе чәчү агрегатларына тулы куәтенә йөкләнеш бирергә мөмкин итә. Бу атна дәвамында Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Сарман, Тәтеш һәм Ютазы районнарында чәчү машиналарын максималь эшләтү гамәлгә ашырылды.

Югары Ослан, Нурлат һәм Спас районнарында эшчәнлек алып баручы «Идел буе ашлык компаниясе», «АгроИнвест», «Красный Восток» агрохолдинглары җитәкчеләрен министр кыска вакыт эчендә кыр эшләрен башкару өчен техниканы максималь кулланырга чакырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, көннәрнең болай торуы күпьеллык үләннәрнең беренче чабу вакытын тизләтә. Терлек азыгы басуларын вакытында җыештыру өчен азык әзерләү техникасын ремонтлауны 10 майга төгәлләргә кирәк. 1 майга азык җыю техникасының әзерлеге 84% тәшкил итә. Югары Ослан, Чирмешән һәм Ютазы районнары хуҗалыкларына терлек азыгы әзерләү машиналарын әзерләүне көчәйтергә кирәк.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның мәгълүматларын федераль электрон хуҗалык китабына (ЭПК) кертү буенча эш дәвам итә. Министр искәрткәнчә, бу шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшчәнлеге турында бердәнбер документ, шулай ук җир кишәрлегенә хокукларны теркәү һәм субсидияләр алу өчен нигез.

3 майга ЭПКга 214,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык кертелгән аларның саныннан - 65%. Саба, Сарман, Алексеевск, Спас, Лаеш, Буа, Нурлат, Бөгелмә һәм Актаныш районнарында эшләр тәмамланган диярлек. Мәгълүматлар кертүнең соңгы вакыты Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2024 елның 1 июненә кадәр билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International