Район үзәгендә Премьер-министр ремонт ясалган урта мәктәптә булды. Авария хәлендәге Мөслим урта мәктәбенең бер корпусы яңадан төзелде. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы, мәктәпнең стенасын күтәреп, аның түбәсен япты. Калган суммага спорт залны да ремонтлау планлаштырыла.
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы ачылды.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Көн тәртибенә парламент Президиумы карары нигезендә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проекты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста Төбәк сәнәгать сәясәте департаменты директоры Иван Куликов җитәкчелегендәге Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов катнашты.