Татарстан Президенты: Иң мөһиме - туган якның газизлеген онытмаска

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Японниядә яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашу 1938 елда татарлар нигез салган Токио мәчетендә узды.

Республика Президентын татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары, аксакаллары белән таныштырдылар. Япониядә татарлар - Токиода яшәүче 90 кешелек зур булмаган этник төркем. Берничә татар гаиләче Йокогама, Коба, Кавасакида яши. Таралып яшәүләренә карамастан, татарлар аралашалар, мәчеткә йөриләр, туган җирдән килгән яңалыклар белән кызыксыналар, Татарстанда яшәүче туганнары белән язышалар, дип ассызыкланды очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов милли үзаңыңны саклап калу җиңел булмаганын белдерде. Иң мөһиме - үз туган җиреңә рухи яктан бәйле булып калу, туган якның газизлеген онытмау. Республика җитәкчелеге ватандашлар белән багланышларны югалтмау өчен бөтен мөмкин булган чараларны үтиләр. "Ана теле" мәгариф проекты кертелде, "ТНВ-Планета" телеканалы эшли, читтә яшәүче милләттәшләр белән Бөтендөнья татар конгрессы даими рәвештә эш алып бара. "Кая булуыбызга карамастан, без үз милләтебез, динебез, мәдәниятыбыз кешеләре белән ныклы элемтәдә булырга тиеш. Гореф-гадәтләрне, туган телебезне сакалап калу, яшьләребезне тарихыбызны, мәдәниятыбызны ихтирам итәргә өйрәтү бик әһәмиятле", - дип белдерде Р.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International