Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров "Алнас" заводы үсешенең перспективалары турында сөйләштеләр

2014 елның 18 апреле, җомга

ЧТПЗ Директорлар советы рәисе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаштылар. 

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров "АЛНАС" заводы ("Әлмәт насос заводы") үсеше перспективалары турында сөйләштеләр. Әлеге завод - "Римера" компанияләр төркеме активы, ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионына керә.  

Александр Федоров "АЛНАС" ААҖнең 2014 елның беренче кварталындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Март нәтиҗәләре буенча предприятие соңгы өч елда рекордлы җитештерү күрсәтте - 389 насос җыеп, продукция сату күләменең күләмен 270 млн. сумга җиткерде. 

Очрашуда "Римера" КТнең Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, февраль аенда "Татнефть" ААҖ һәм "Римера" Компанияләр төркеме хезмәттәшлек турында протокол имзаладылар, ул яңа техника җитештерү, Татарстан нефтьчеләренә "Римера" предприятиеләре җитештергән продукция һәм хезмәт күрсәтү төрләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән бердәм эшне билгели.

Рөстәм Миңнеханов копаниянең бөтен планнары да гамәлгә ашырылуына ышануын белдерде. Аның сүзләренчә, республикага Әлмәттәге машина төзү заводының иминлеге мөһим, ул республиканың икътисадый потенциалында әһәмиятле роль уйный.

Александр Федоров ассызыклаганча, конструктив диалог булу бик мөһим. Ул алга таба да социаль-икътисадый проектларны уңышлы гамәлгә ашыру дәвам итүендә ышанычын белдерде. "Пилот проект буларак "АЛНАС"та кертелә торган хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча  ТР Сәнәгать министрлыгы белән уртак программа  инде уңай нәтиҗәләр күрсәтә, - дип әйтте ул. - "АЛНАС" хезмәт җитештерүчәнлегенең даими үсешен күрсәтә. Беренче кварталда әлеге күрсәткеч, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 64 %ка артты. "Татарстан киләчәге көллияте" төзелеше гөрләп бара. Әлеге проект дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында ТР Мәгариф министрлыгы белән гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта Әлмәт профессиональ көллиятенең 100 студенты Белем бирү үзәгендә укый. Мондый проектларны гамәлгә ашыру - ике якка да файдалы һәм алга таба ЧТПЗ КТ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә перспективалар ача". 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International