Минтимер Шәймиев Fair Play Халыкара комитетының махсус бүләгенә ия булды

2014 елның 19 июле, шимбә
Бүген Казанның “Пирамида” комплексында Fair Play премиясен тапшыру тантанасы уза. Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Fair Play Халыкара комитетының ЮНЕСКО гамәлгә куйган махсус бүләген кабул итеп алды. Аңа бүләкне Fair Play Халыкара комитеты президенты Ено Камути тапшырды.

“Мондый дәрәҗәле бүләкнең тапшырылуы турында беренче тәүлек кенә уйламыйм. Мөгаен, хакимияттә җитәкчелек итү марафонын уңышлы тәмамлагангадыр, дип елмайды Татарстан Дәүләт Киңәшчесе. Хакимият – ул допинг диләр. Миңа бу бүләк тапшырыла икән, димәк, мин допинг кулланмаганмын. Кеше допингтан башка уңышка ирешә икән – бу үз-үзеңне җиңү”.

Минтимер Шәймиев фикеренә караганда, төп җиңү – намуслы рәвештә уңышка ирешү. Моңа ирешергә омтылырга кирәк, ди ул. “Әлбәттә, без Татарстанның спортның төп төрләрен үстерүгә ирешә алуына шатланабыз, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе. - Татарстанда бу конгрессны үткәреп һәм премияләр тапшырып дөрес эшлисез. Безнең өчен спортта намуска, гаделлеккә нигез салу бик мөһим”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International