Болгарда борынгы шәһәрне ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чара узды

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Бүген Болгарда борынгы шәһәрне ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Президенты ярдәмчесе һәм “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Комиссиясенең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россиянең Бөтендөнья мирасы илкүләм комитеты президенты Игорь Маковецкий бар иде.

Мәртәбәле кунаклар рәсми тантанага кадәр, Болгарда тарихи һәйкәлләрне карадылар, аннары Истәлекле билге белән Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданчыкка юнәлделәр. Анда төп сәхнә һәм тамашачылар өчен зур экран урнаштырылган иде.

Ирина Бокова белән Минтимер Шаймиев тамашачылар алкышлары астында үз урыннарына уздылар. Тантаналы чара Болгар тарихына багышланган театральләштерелгән тамашадан башланды. Аннары төп сәхнәгә Ирина Бокова, Минтимер Шәймиев һәм республиканың Спас районы башлыгы Камил Нугаев чакырылды.

“Бүген бездә - зур бәйрәм. Безнең халыкның хыялы чынга ашты: Болгар тарих-архитектура комплексы агымдагы елның июнендә ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Бу - безнең тарих. Мин сезне чын күңелемнән Татарстан Президенты һәм республиканың дәүләт органнары исеменнән котлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте бирегә җыелучыларга М.Шәймиев. Ул шулай ук Ирина Боковага сертификат тапшыру өчен республикага шәхсән килүенә рәхмәт белдерде. Бу аның Татарстанга һәм аның күп милләтле халкына хөрмәтен күрсәтә.

Ул зур эш башкарылуын, мондый нәтиҗәгә Россия һәм Татарстан җитәкчелеге, экспертлар эше нәтиҗәсендә ирешелүен билгеләп үтте. “Традицияләрне саклауның ачык үрнәге бу. Сез мәдәният төрлелеге, толерантлык буенча үрнәк булуыгыз белән горурлана аласыз, - диде И.Бокова. - Бу искитмәле һәйкәл бөтен дөньяныкы. Сезнең алда аны һәм тарихи һәйкәлләрне саклау эшләрен дәвам итү буенча яңа җаваплылык тора. Сезгә барысы өчен дә рәхмәт”, - диде.

Спас районы башлыгы, Болгар шәһәрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү хыялы, Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды ачылгач чынга ашты, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук ил һәм республика җитәкчелеге, шулай ук Татарстан халкы тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен искәртте.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Болгар саклаулыгы директорына, борынгы шәһәр туристларын һәм кунакларын йөртү өчен, 7 яңа электрокар һәм 5 автобус ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Мәртәбәле кунаклар китәр алдыннан Ак мәчеттә һәм Икмәк музеенда булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International