Илдар Халиков: “КАМАЗ” төзүчеләре – Камада зур батырлык авторлары”

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
“КАМАЗ” заводын һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләр чын хезмәт батырлыгы ясадылар. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Автоградта үткәрелгән “КАМАЗ” төзелеше ударниклары слетында белдерде.

“Энергетик” мәдәният йортында узган тантана сәхнәгә Россия, Татарстан, Чаллы флагларын һәм “КАМАЗ” төзүчеләренең хезмәт батырлыклары байрагын чыгарудан башланды.

Сәламләү сүзе белән ТР Президенты, республика парламенты, Татарстан Хөкүмәте исеменнән слетта катнашучыларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков мөрәҗәгать итте. “КАМАЗ” төзелгән вакытта төрле һөнәр ияләре бергә хезмәттә батырлык күрсәтеп, уртак эш башкардылар, диде ул.

Республика Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, “КАМАЗ” төзелгән вакытта оешкан команда башка сынауларны да –катлаулы 90 нчы елларны, двигательләр заводындагы янгынны да җиңеп чыкты. “Сез бу сынауларны уза алдыгыз һәм беренче елларда салынганны саклап кала алдыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков слетта катнашучыларга.

Һәм бүген, Илдар халиков сүзләренчә, Чаллы шәһәре үсештә: монда яңа йортлар, юллар төзелә. ТР Премьер-министры слетта катнашучыларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы шулай ук “КАМАЗ” ветераннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International