Казанда «Лукойл» фондының V социаль һәм мәдәни проектлары конкурсына йомгак ясадылар

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Лукойл» хәйрия фонды” коммерциячел булмаган оешмасының, «РИТЭК» ААҖнең V социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Лукойл» ААҖ Президенты Вахит Алекперов, «Лукойл» ААҖ һәм «РИТЭК» ААҖ Директорлар советы Рәисе Валерий Грайфер, «РИТЭК» ААҖ генераль директоры Николай Николаев  катнашты.

Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы Татарстанда бишенче мәртәбә уздырыла, быел анда катнашу өчен республика оешмаларыннан һәм җәмәгать берләшмәләреннән 800ләп заявка бирелгән. Конкурс комиссиясе 147 проект сайлап алган, алар арасында 25 млн. сум грант фонды бүленәчәк. «Игелек бүләк итәргә барабыз!» проекты «Мәрхәмәт» номинациясендә абсолют җиңүче дип танылды, аны ятим балалар йорты тәкъдим иткән, икенче шундый ук җиңүче «Бөек Җиңү фанфарлары» проекты, анысын Казан шәһәренең 13 нче мәктәбе балалар тынлы оркестры иҗат иткән.

«Лукойл» ААҖ президенты Вахит Алекперов чыгышында ассызыклаганча, конкурс социаль яктан мөһим булган проектларга ярдәм итүгә, аларны гамәлгә ашыруның ачык булуына юнәлдерелә.

В. Алекперов Татарстан җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Без 10 елга якын бергә эшлибез, шул вакыт эчендә без гел ярдәм кулын тоябыз», - дип белдерде «Лукойл» башлыгы.

Ул конкурста катнашучыларны котлады һәм Татарстанга уңышлы үсеш теләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар саны елдан-ел арта бара, димәк, республика тормышына, аның проблемаларына карата битараф булмаганнар күбәя. Татарстан Президенты «Лукойл» фондына, «РИТЭК» компаниясенә, шәхсән Вахит Алекперовка, шулай ук конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Шуннан соң Вахит Алекперов һәм Рөстәм Миңнеханов конкурста даими катнашучыларны дипломнар һәм призлар белән бүләкләделәр.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм «Лукойл» ААҖ һәм «РИТЭК» ААҖ Директорлар советы Рәисе Валерий Грайфер чакырылды.

Җиңүчеләрне котлап, Валерий Грайфер билгеләгәнчә, Татарстанда интеллектуаль дәрәҗә бик югары, ә «Лукойл»ның социаль өлкәдә проектлары бик күп, шуңа күрә безгә элемтәләрне ныгытырга кирәк. «Безнең дуслык гел бик яхшы иде, ул хезмәт, аралашу һәм бүген тәкъдим ителгән бик әйбәт эшләр белән ныгыган», - дип ассызыклады ул. 

Минтимер Шәймиев «Лукойл» Татарстанда оештыручы бүгенге тантананы күңелдән эшләнгән, эффектив эш итү белән бәйле искиткеч чара дип атады. «Кешеләргә сезнең җитештерү һәм социаль эшчәнлегегезнең кешеләр иминлегенә юнәлгән булуы ошый», - дип әйтте ул һәм компания җитәкчеләре Вахит Алекперов, Валерий Грайферга, Николай Николаевка күп еллык дуслык һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. «Безнең көч бердәмлектә һәм безнең ил һәм халкыбыз хакына бик күпне эшли алабыз. Шулай дәвам итегез!», - дип тәмалады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International